Мы в социальных сетях

13 февральдә 15:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә ел саен үткәрелә торган «Пар канат» конкурсы узачак. Чара гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, үзаңны үстерү, гаилә институтын ныгыту һәм үстерү максатыннан «Мизгел» милли мәдәни клубы тарафыннан үткәрелә. Конкурста никахлашмаган яшь парлар катнаша ала. Бәйге татар телендә оештырыла.

Катнашучыларга: парның  оригиналь сәламләү белән чыгышын һәм экранга хисләренең ихласлыгын раслаучы эмоциональ фотосын, парның «танышу тарихы»н чагылдырган презентацияне, үз талантларын тәкъдим итүне әзерләргә кирәк булачак. 

Гаризалар бу елның 10 февраленә кадәр mizgel1919@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 965 626-31-93.


Сишәмбе, 4 февраль 2020, 09:11