Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) формированиеләре үзәге эшчәнлегенә йомгак ясалды. 2019 ел дәвамында югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләренең яшьләр куркынычсызлык хезмәтләре отрядлары шәһәрдә "иң яхшы отряд" исеме өчен көрәштеләр. Шулай итеп, 1 нче дәрәҗә диплом белән Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы отряды бүләкләнде, 2 нче урынны Педагогия көллияте отряды алды, 3 нче урынны Техник көллият отрядына бирделәр.

2019 ел нәтиҗәләре буенча «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәтендә актив катнашучылар дипломнар, Рәхмәт хатларына һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар.

Сишәмбе, 4 февраль 2020, 09:30