Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы мэры Наил Мәһдиев «КАМАЗ» лизинг компаниясенә НЕФАЗ маркалы 190 автобусны кире кайтару турында карар кабул итте. Тиешле йөкләмә «Электротранспорт» МУП тарафыннан бирелде.

"Автобусларны кире кайтару буенча чараларны үтәү барышында, шәһәр мэры тарафыннан «Электротранспорт» МУП һәм «КАМАЗ» лизинг компаниясе арасында татулык килешүе төзү  турында йөкләмә бирелде. Шәһәрдәшләр өчен транспорт үтемлелеге начараюга юл куймас өчен, без чаралар күрдек, муниципаль һәм шәхси пассажир йөртүчеләр белән киңәшмә уздырдык, анда зур сыйдырышлы автобусларга хезмәт күрсәтүче маршрутлар буенча хәрәкәт составын арттыру турында йөкләмәләр бирелде", – дип сөйләде матбугат конференциясе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илья Зуев.

Автобуслар шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин арасында элегрәк ирешелгән килешүләргә бәйле рәвештә кире кайтарыла. Башкарма комитет тарафыннан шәһәр территориясендә зур сыйдырышлы автобуслар белән пассажирлар йөртүне оештыру буенча берничә вариант карала: "Без, шәһәр территориясендә пассажирлар йөртүдә өзлеклелек булмасын өчен, чаллылыларны транспорт белән тәэмин итүгә бар көчебезне куячакбыз", - дип билгеләп үтте спикер.

Чәршәмбе, 5 февраль 2020, 09:20