Мы в социальных сетях

Чаллылыларның барлык мөрәҗәгатьләренең 40%ын полициягә телефон һәм интернет аша дистанцион мошенниклык тәшкил итә. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Эчке эшләр идарәсенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы урынбасары Айнур Хәйдәров сөйләде. Әйтик, 2019 елда 739 кеше телефон һәм интернет-мошенниклык корбаны булган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый төр җинаятьләрнең ачылуы зур түгел.

"739 җинаятьнең 80е генә ачылган. Җинаятьләр читтән торып башкарыла, шуңа күрә җинаятьләрне ачу катлаулана. Мошенниклар Россия буенча гына түгел, ә аннан читтә булган территорияләрдән дә шалтыраталар. Еш кына 1000 сумнан 500 мең сумга кадәр акча күчерәләр. Чаллылылар арасыннан җинаятьчеләрнең счетларына ике миллион сумга кадәр акча күчерү очраклары да булды. Бу суммаларның барысы да башка карталарга эләгә", - дип сөйләде Айнур Хәйдәров.

Спикер сүзләренә караганда, автомобильләр, оргтехника һәм башка товарлар сатып алганда, шулай ук социаль челтәрләрдә мошенниклык очраклары киң таралган.

Мошенниклар шулай ук алдау юлы белән халыктан элегрәк сатып алынган дару чаралары, БАДлар, экстрасенс хезмәтләре өчен акча ала. Җинаятьчеләр үзләрен банк, куркынычсызлык хезмәте, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныта.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре чаллылыларны уяу булырга һәм шәхси мәгълүматларны яки картаның номерын берәүгә дә хәбәр итмәскә куша. Шикле шалтыратулар килгәндә, полицейскийлар шунда ук сөйләшүне өзәргә киңәш итә.

Чәршәмбе, 5 февраль 2020, 10:19