2020 елның 22 һәм 23 февралендә Җиңү паркында чаллылылар өчен күңел ачу программалары оештырылачак. Чаралар көне буена планлаштырылган - 07:00дән 22:00 сәгатькә кадәр. Чараларда 1000ләп кеше катнашачак. 22 февральдә «Нур» яшьләр үзәге ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Республика тасмасы» акциясен үткәрә. 23 февральдә «Орион», «Шатлык», «Нур», «Заман» яшьләр үзәкләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган программа оештыра.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 5 февраль 2020, 09:41