Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында хор музыкасы фестиваленең гала-концерты узды.

Финал концертында Яр Чаллының иң яхшы балалар хор коллективлары катнашты. «Поющие Челны» фестивале дүртенче тапкыр үткәрелә. Быел конкурс ике мөһим вакыйгага багышланган иде: Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына.

57 нче гимназиядән «Смайлики» музыкаль коллективы (җитәкчесе Талия Асылгәрәева) «Ефәк солдат» җыры белән чыгыш ясап,  фестиваленең Гран-приена ия булды. Җиңүчеләрне шулай ук Казанга экскурсия белән бүләкләделәр.

Чәршәмбе, 12 февраль 2020, 15:35