Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кама балалар медицина үзәгендә узган ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды. Чарада Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев, Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының рәисе Любовь Ховрычева, КБМҮнең ветераннары катнаштылар. Йомгаклау җыелышында шулай ук оешманың партнерлары булды, алар арасында ТР Дәүләт Советы депутаты, «Кориб» компанияләр төркеме генераль директоры Олег Коробченко, «ВТБ банк» ҖАҖнең Чаллы филиалы директоры Ирина Фришко, ТР Дәүләт Советы депутаты Сергей Рачков ярдәмчесе Марина Ломаева, Картон-кәгазь комбинаты клиникасының баш табибы Фәргать Хәкимов бар иде.

Эш йомгаклары, шулай ук 2020 елга планнар турында доклад белән КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбарәкшин чыгыш ясады.

Мәгълүматларга караганда, шәһәрдә ел саен клиникага эшкә урнашкан табиблар саны арта. Бүгенге көндә КБМҮдә 195 табиб, урта медицина белемле 528 хезмәткәр эшли. 2020 ел башына табиблар белән тәэмин ителеш - 73%, урта медицина хезмәткәрләре белән 77% тәшкил итте. «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, 2019 елда хастаханәгә 17 табиб-белгеч җәлеп ителде, шуларның 6сы югары уку йортларын тәмамлаучылар. Шулай ук урта уку йортларын тәмамлаучыларның 16сы эшкә урнаштырылган, шуларның 10сы-шәфкать туташы, 5 акушерка, 1 фельдшер. 2019 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте программасы буенча өч белгеч торак шартларын яхшырту өчен грант алуга конкурста катнашты һәм отты. 

Балалар хастаханәсендә 2019 елның февраленнән челюстно-лицевой хирургия эшли башлады. Аның буенча 161 операция үткәрелгән. 

Тимур Мөбарәкшин билгеләп үткәнчә, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын һәм «Балалар сәламәтлеген үстерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыру» региональ проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә 2019 елда медицина оешмасының матди-техник базасы сизелерлек яхшырды.

Җиденче ел рәттән Кама балалар медицина үзәге табиблары үзләренең элеккеге пациентларын «җитлекми туган бала көне»нә очрашуга чакыралар. Узган елдагы кебек үк, бәйрәм «Санрайз Сити» сәүдә үзәгендә оештырылды. Балалар һәм ата-аналар катнашында КБМҮ табиблары белән очрашу, аниматорлардан һәм хастаханә клоуннарыннан күңел ачу һәм конкурслар узды.

Декабрь аенда КБМҮдә мөселман гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Агымдагы елда хәләл стандарты буенча медицина хезмәтен сертификацияләү һәм православие гыйбадәт бүлмәсен ачу планлаштырыла.

Күпкырлы эшчәнлек нәтиҗәсе буларак, сыйфат менеджменты системасының ГОСТ ISO 9001:2015 таләпләренә туры килүе сертификатының гамәлдә булуын раслау.

«Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсына КБМҮ пациентларны укыту буенча «бала табуга әзерлек мәктәбе» хезмәтен күрсәтте, шул рәвешле федераль этап конкурсының лауреаты булды һәм региональ этапның 1 дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. 

2020 елга оешманың эндоскопик үтеп керү юлы белән оператив ярдәм өлешен, кулланучылар канәгатьлегенең күрсәткечен, кадрлар белән тәэмин ителешне арттыру, челюстно-лицевой хирургия профиленең койкаларын киңәйтү, шул исәптән балаларга стоматология ярдәме күрсәтүне башлау, балалар поликлиникасында Росздравнадзор сертификаты алу, дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында МР-томограф урнаштыру эшен дәвам итү планлаштырыла. 

Баш табиб Тимур Мөбарәкшинаның өстәмә докладчысы КБМҮнең балалар поликлиникасы мөдире Екатерина Семушкина булды.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда балалар поликлиникасы хезмәт күрсәтә торган халык саны 17089 елдан (2017 елда) 19031гә кадәр (2019 елда) шактый арткан. Ел саен "Замелекесье" микрорайонында участок табиб-педиатрлары офисында беркетелгән халык саны 900 балага арта. «Бүгенге көндә әлеге районда төзелеш эшләре кызу темплар белән бара һәм халыкның төп өлешен яшь гаиләләр тәшкил итә. Шуңа бәйле рәвештә, күп кеше яши торган районда яңа балалар поликлиникасын төзү мәсьәләсе килеп чыкты», - дип билгеләде ул. Хисап җыелышы кысаларында КБМҮнең хезмәткәрләрен һәм партнерларын, балаларның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләү булды.


Чәршәмбе, 12 февраль 2020, 16:23