Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1. Никахлашучы гражданнарның уртак гариза бирүләре никахны дәүләт теркәве өчен нигез булып тора («Гражданлык хәле актлары турында» 1997 елның 15 ноябрендәге 143-ФЗ номерлы Федераль законның 24 статьясы). Никахлашучы гражданнар никахка керүләре турында язмача уртак гариза бирәләр.

2. Никахка керүләре турында уртак гариза биргәндә гражданнар бер үк вакытта түбәндәге документларны тапшырырга тиешләр:

- никахка керүченең шәхесен раслаучы документ (Россия Федерациясе гражданы паспорты, чит ил гражданының яки гражданлыгы булмаган затның шәхесен раслаучы документ); 
- элекке никахы таркалуны раслаучы документ, граждан (гражданнар) элек никахта торган очракта;

- никах яшенә җиткәнче никахка керүгә рөхсәт, әгәр никахка керүче граждан (гражданнар) балигълык яшендә булмаса (Россия Федерациясе Гаилә кодексының 13 статьясы 2 пункты).

Никахны дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы алына, аның күләме Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турында законнары белән билгеләнә.

3. Никахны дәүләт теркәве никахка керүче затлар катнашында, язылышу турында уртак гариза бирү көненнән соң бер ай тулгач башкарыла.

4. Чит ил гражданы яки гражданлыгы булмаган зат белән никахлашканда аның никахка керү мөмкинлеге ул даими яшәгән ил законнары буенча билгеләнә.

Чит телдә төзелгән документлар рус теленә тәрҗемә ителергә тиеш. Тәрҗемәнең дөреслеге нотариаль расланган булырга тиеш. Россия Федерациясенең халыкара килешүләре белән башкача каралмаган очракта, документлар легальләштерелгән булырга тиеш. 

Никахлашу турында гариза бланкын биредә карарга мөмкин.

Пятница, 5 июня 2020, 10:14