Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Гражданлык хәле актлары турында» 1997 елның 15 ноябрендәге 143-ФЗ номерлы Федераль закон

58 статья. Исем алмаштыру


1. Ундүрт яше тулган зат үз исемен, фамилиясен һәм (яки) атасының исемен алмаштырырга хокуклы.


2. Исем алмаштыру үз исемен, фамилиясен һәм (яки) атасының исемен алмаштырырга теләгән кешенең тууы теркәлгән яшәү урынындагы гражданлык хәле актларын теркәү органы тарафыннан башкарыла.


3. Балигълык яшенә җитмәгән затның исемен алмаштыру ата-анасының, уллыкка алучының яки попечительнең ризалыгы булганда башкарыла, андый ризалык булмаганда, суд карары нигезендә, законда каралган тәртиптә башкарыла, әлеге затның тулысынча юридик сәләтле булган һәм балигълык яшенә җиткән очракларыннан кала.


4. Ундүрт яше тулмаган затның исемен алмаштыру, шулай ук аңа бирелгән фамилияне башка ата фамилиясенә үзгәртү, Россия Федерациясе Гаилә кодексының 59 статьясында билгеләнгән тәртиптә, опека һәм попечительлек органы карары нигезендә башкарыла.


5. Исем алмаштыру гражданлык хәле актларын теркәү органнарында дәүләт теркәве үтәргә тиеш.


59 статья. Исем алмаштыру турында гариза


Исем алмаштыру турында гариза  гражданлык хәле актларын теркәү органына язма рәвештә бирелә.

Андый гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелгән булырга тиеш:

- гариза бирүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, гражданлыгы, милләте (гариза бирүченең теләге буенча күрсәтелә), яшәү урыны, гаилә хәле (никахта торамы яисә юкмы, толмы, аерылганмы);

- гариза бирүченең балигълык яшенә җитмәгән һәр баласының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне;

- гариза бирүчегә һәм аның балигълык яшенә җитмәгән һәр баласына карата алдан төзелгән гражданлык хәле актларын теркәү реквизитлары:

- исем алмаштырырга теләүче затның сайлаган фамилиясе, исеме һәм (яки) атасының исеме;

- фамилиясен, исемен һәм (яки) атасының исемен алмаштыру сәбәпләре.

Исем алмаштырырга теләүче зат исемен алмаштыру турындагы гаризага имза куя һәм аны язу датасын күрсәтә.


Мондый гариза бирү белән беррәттән түбәндәге документлар булырга тиеш:

- исем алмаштырырга теләүче затның туу турында таныклыгы; никахта торган очракта, язылышу турында таныклыгы;

- никах таркалу турында таныклык, гариза бирүче, никахы таркалу сәбәпле, никахка кадәр булган фамилиясен алырга ниятләгән очракта;

- гариза бирүченең балигълык яшенә җитмәгән һәр баласының туу турында таныклыгы.


60 статья. Исем алмаштыруны дәүләт теркәве тәртибе


1. Исем алмаштыруны дәүләт теркәве исем алмаштыру турында гариза нигезендә башкарыла.


2. Исем алмаштыру турында гариза гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарафыннан гариза биргәннән соң бер ай эчендә каралырга тиеш. 
Нигезле сәбәп булганда (үзгәрешләр кертергә кирәкле гражданлык хәле актларын теркәү күчермәләрен һәм башкаларны алмаганда), гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарафыннан исем алмаштыру турында гаризаны карау ике айдан артмаган срокка озайтылырга мөмкин.

3. Исем алмаштыру турында гариза алганда гражданлык хәле актларын теркәү органы саклау урыны буенча гражданлык хәле актларын теркәү органнарыннан исем алмаштыруга бәйле үзгәрешләр кертергә кирәкле булган гражданлык хәле актларын теркәү күчермәләрен соратып ала.

4. Исем алмаштыруга бәйле үзгәрешләр кертергә кирәкле гражданлык хәле актлары теркәве югалган очракта, исем алмаштыруны дәүләт теркәве гражданлык хәле актлары теркәвен торгызу гамәлдәге Федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә торгызылганнан соң гына башкарыла.

Исем алмаштыру турында гариза белән бер үк вакытта тапшырылган документлардагы һәм гражданлык хәле актларын теркәү күчермәләрендәге мәгълүматлар тәңгәл килмәсә, гражданлык хәле актлары теркәвенә төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү өчен гамәлдәге Федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә тәңгәл килмәүләр төзәтелгән һәм үзгәртелгән булырга тиеш.

Гражданлык хәле актларын теркәүне торгызу яки үзгәртү кирәк булган очракта, әлеге маддәнең 2 пунктында билгеләнгән срокта, гражданлык хәле актларын теркәүне төзәтү яки үзгәртү турындагы мәсьәләне хәл иткәнчегә кадәр туктатылып тора.

5. Исемен алмаштырырга теләгән затка исем алмаштыруны дәүләт теркәве кире кагылган очракта, гражданлык хәле актларын теркәү органы кире кагуның сәбәбен язмача хәбәр итәргә бурычлы. Исем алмаштыру турында гариза белән бер үк вакытта тапшырылган документлар кире кайтарып бирелергә тиеш.

6. Гражданлык хәле актларын теркәү органы исем алмаштыруны дәүләт теркәве турында миграция өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек функцияләрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле федераль башкарма хакимият органының территориаль органы, гариза бирүченең яшәү урыны буенча, исем алмаштыруны дәүләт теркәве булган көннән соңгы җиде көнлек срокта аңа хәбәр итәргә бурычлы.

Исем алмаштыруны дәүләт теркәве өчен кирәкле булган документлар исемлеге:

- гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ (паспорт);

- законда билгеләнгән формада исем алмаштыру турындагы гариза;

- исем алмаштырырга теләгән затның туу турында таныклыгы;

- никахны теркәү турында таныклык, гариза бирүче никахта торган очракта;

- никах таркалу турында таныклык, гариза бирүче, никахы таркалу сәбәпле, никахка кадәр булган фамилиясен алырга ниятләгән очракта;

- гариза бирүченең балигълык яшенә җитмәгән һәр баласының туу турында таныклыгы;

- ата-ананың, уллыкка алучының яки попечительнең балигълык яшенә җитмәгән затның исем алмаштыруына ризалыгы турында гаризалары, андый ризалык булмаганда суд карары;

- 1600 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция.

Исем алмаштыру турында гариза бланкын биредә карарга мөмкин.

Пятница, 1 марта 2024, 10:02