Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Гражданлык хәле актлары турында» 1997 елның 15 ноябрендәге 143-ФЗ номерлы Федераль закон

31 статья. Никах таркалуны дәүләт теркәве өчен нигез

Никах таркалуны дәүләт теркәве өчен түбәндәгеләр нигез булып санала:

- балигълык яшенә җитмәгән, уртак балалары булмаган ир белән хатынның никахларын таркату турындагы уртак гаризасы;

- ир белән хатынның берсе тарафыннан никахларын таркату турында биргән гаризасы һәм аларның берсенә карата суд чыгарган карар (хөкем карары) закон көченә кергәндә, әгәр ул суд тарафыннан билгесез сәбәпләр аркасында катнашмаучы, юридик хокуксыз дип танылса яки җинаять кылганы өчен өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм ителсә;

- никах таркалу турында закон көченә кергән суд карары

32 статья. Никах таркалуны дәүләт теркәве урыны 

Никах таркалуны дәүләт теркәве гражданлык хәле актларын теркәү органы тарафыннан ир белән хатынның (аларның берсенең) яшәү урыны яки никахлашуны дәүләт теркәве үткәргән урында башкарыла.

33 статья. Балигълык яшенә җитмәгән, уртак балалары булмаган ир белән хатынның уртак килешүе буенча никах таркатуны дәүләт теркәве тәртибе

1. Балигълык яшенә җитмәгән, уртак балалары булмаган ир белән хатынның уртак килешүе булганда никах таркату гражданлык хәле актларын теркәү органы тарафыннан башкарыла.

2. Никахларын таркатырга теләгән ир белән хатын аерылышу турындагы гаризаларын язма рәвештә гражданлык хәле актларын теркәү органына тапшыралар.

Аерылышу турындагы уртак гаризаларында ир белән хатын үзләренең никахлары таркалуга уртак килешүләрен һәм аларның балигълык яшенә җитмәгән, уртак балалары булмавын расларга тиешләр.

Никах таркалу турында язылган уртак гаризада тагын түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш:

- ир белән хатынның һәркайсының фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, гражданлыгы, милләте (ир белән хатынның һәркайсының теләге буенча күрсәтелә), ир белән хатынның һәркайсының яшәү урыны;

- никахлашу турында акт теркәве реквизитлары;

- никах таркалганда ир белән хатынның һәркайсының сайлаган фамилиясе;

- ир белән хатынның шәхесләрен раслаучы документларның реквизитлары.

Никахларын таркатырга теләгән ир белән хатын уртак гариза язалар һәм аны язу вакытын күрсәтәләр.

3. Әлеге статьяның 2 пунктында каралганча, әгәр ир белән хатынның берәрсенең гражданлык хәле актларын теркәү органына килеп гариза бирү мөмкинлеге булмаса, аларның никах таркату турындагы гаризалары аерым гаризалар белән дә рәсмиләштерелә ала. Гражданлык хәле актларын теркәү органына килеп гариза бирү мөмкинлеге булмаган мөрәҗәгать итүче зат үзенең имзасын нотариаль раслатырга тиеш.

4. Никахны таркату һәм аны таркатуны дәүләт теркәве ир белән хатынның берсенең булса да катнашында, аларның никах таркату турында уртак гаризасы бирелгән көннән соң бер ай тулуга башкарылырга тиеш. 

34 статья. Ир белән хатынның берсенең гаризасы буенча никах таркатуны дәүләт теркәве тәртибе

1. Гражданлык хәле актларын теркәү органы тарафыннан ир белән хатынның берсенең гаризасы буенча никах таркату, әгәр аларның берсе:

- суд тарафыннан билгесез сәбәпләр аркасында катнашмаучы дип танылса;

- суд тарафыннан юридик хокуксыз дип танылса;

- җинаять кылганы өчен өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм ителсә.

2. Әлеге статьяның 1 пунктында каралган очракларда, никах таркатуны дәүләт теркәве аерылышырга теләк белдергән ир белән хатынның берсенең гаризасы буенча башкарыла. Никахны таркату турындагы гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелгән булырга тиеш:

- фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, гражданлыгы, милләте (гариза бирүченең теләге буенча күрсәтелә), аерылышырга теләүче затның яшәү урыны;

никах таркалуның әлеге статьяның 1 пунктында күрсәтелгән сәбәбе;

- фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, гражданлыгы, аерылышырга теләүче затның соңгы яшәү урыны;

- никахлашу турындагы актны теркәү реквизитлары;

- аерылышырга теләүче затның сайлаган фамилиясе;

- аерылышырга теләүче затның шәхесен раслаучы документ реквизитлары;

- юридик хокуксыз булган ир яки хатынның опекунының яисә билгесез сәбәпләр аркасында катнашмаучының милке белән идарә итүчесенең яшәү урыны яисә ирегеннән мәхрүм ителүченең җәзаны үтәү учреждениесе урнашкан урын.

Аерылышырга теләүче ир яки хатын гаризаны имзалый һәм аны язу вакытын күрсәтә.

Никахны таркату турындагы гариза белән бер үк вакытта түбәндәге документлар күрсәтелергә тиеш:

- ир яки хатынның берсенең билгесез сәбәпләр аркасында катнашмаучы яки юридик хокуксыз дип танылуы турында суд карары яисә өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм итү турында суд хөкеме;

- гариза бирүченең шәхесен раслаучы документ.

3. Никах таркалуны дәүләт теркәве ир яки хатынның берсенең гаризасы буенча аның катнашында, аерылышу турында гариза биргән көннән соң бер ай эчендә башкарыла.

4. Аерылышу турында гариза кабул иткән гражданлык хәле актларын теркәү органы өч көн срокта җәза үтәүче яисә юридик хокуксыз затның опекуны яисә билгесез сәбәпләр аркасында катнашмаучының милке белән идарә итүче ир яки хатынга хәбәр итәргә тиеш, алар булмаган очракта, аерылышуны дәүләт теркәве билгеләнгән дата күрсәтелгән гариза алынуы турында опека һәм попечительләр органына хәбәр җибәрергә тиеш.

Никах таркалу юридик хокуксыз яисә өч елдан артык срокка ирегеннән мәхрүм ителгән ир яки хатынның берсе белән башкарылган очракта, хәбәрдә никах таркалуны дәүләт теркәве билгеләнгән датага кадәр нинди фамилияне сайлау турында мәгълүмат бирү кирәклеге күрсәтелә.

35 статья. Аерылышу турында суд карары нигезендә никах таркалуны дәүләт теркәве тәртибе

1. Суд карары нигезендә никах таркалуны дәүләт теркәве никахлашу теркәлгән гражданлык хәле актларын теркәү органнарында суд карары өземтәсе нигезендә яисә элекке ир белән хатынның (аларның берсенең) яшәү урыны буенча яисә элекке ир белән хатынның (аларның берсенең) гаризасы яки юридик хокуксыз затның опекуны гаризасы нигезендә башкарыла. Аерылышуны дәүләт теркәве турында гариза телдән һәм язма рәвештә бирелергә мөмкин.

Аерылышуны дәүләт теркәве турында гариза белән бер үк вакытта никах таркалу турында суд карары күрсәтелергә һәм элекке ир белән хатынның (аларның берсенең) шәхесләрен раслаучы документлар тапшырылырга тиеш.

Элекке ир белән хатынның берсе никах таркалуны гражданлык хәле актларын теркәү органында теркәгән, ә икенчесе шул ук органга соңрак мөрәҗәгать иткән очракта, аның турында мәгълүмат алдан башкарылган никах таркалу турындагы акт язуына кертелә.

2. Элекке ир белән хатынның (аларның берсенең) гаризасы яки юридик сәләтсез затның опекуны никах таркалуны дәүләт теркәве турында гариза бирергә башка затларны язма формада вәкаләтле итә ала.

36 статья. Никахлары таркалганнан соң ир белән хатынның фамилияләрен саклау яки үзгәртү

Никахлашкан вакытта үз фамилиясен башкага үзгәрткән ир яки хатын, никах таркалганнан соң да әлеге фамилияне саклап калырга хокуклы яисә аңа үз теләге буенча никахлашуны дәүләт теркәве башкарылганга кадәрге фамилиясе бирелә.

Никах таркалуны дәүләт теркәве өчен кирәкле документлар исемлеге:

- балигълык яшенә җитмәгән, уртак балалары булмаган ир белән хатынның никах таркату турында уртак гаризасы;

- ир белән хатынның берсе тарафыннан никахны таркату турында биргән гариза һәм аларның берсенә карата суд чыгарган карар (хөкем карары) закон көченә кергәндә, әгәр ул суд тарафыннан билгесез сәбәпләр аркасында катнашмаучы, юридик сәләтсез дип танылса яки җинаять кылганы өчен өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм ителсә;

- никах таркалу турында закон көченә кергән суд карары;

- ир белән хатынның шәхесләрен раслаучы документлар;

- никахлашуны дәүләт теркәве турында таныклык (балигълык яшенә җитмәгән, уртак балалары булмаган ир белән хатынның никахларын таркату хакында уртак килешү буенча гариза биргәндә)

- дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция:

- балигълык яшендәге балалары булмаган, уртак килешүгә килгән ир белән хатынның һәркайсына – 650 сум;

- суд тәртибендә никахны таркатуга ир белән хатынның һәркайсына – 650 сум;

- ир белән хатынның берсе тарафыннан никахны таркату турында бирелгән гариза һәм аларның берсенә карата суд чыгарган карар (хөкем карары) закон көченә кергәндә, әгәр ул суд тарафыннан билгесез сәбәпләр аркасында катнашмаучы, юридик сәләтсез дип танылса яки җинаять кылганы өчен өч елдан артык вакытка ирегеннән мәхрүм ителсә – 350 сум.

Никах таркалу турында гариза бланкын (ир белән хатынның уртак килешүе нигезендә) биредә карарга мөмкин.

Никах таркалу турында гариза бланкын (суд карары нигезендә) биредә карарга мөмкин.

Никах таркалу турында гариза бланкын (хөкем карары нигезендә) биредә карарга мөмкин.

Пятница, 1 марта 2024, 10:04