Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бала тууны дәүләт теркәве

1. Бала тууны дәүләт теркәве өчен «Гражданлык хәле актлары турында» 1997 елның 15 ноябрендәге 143-ФЗ номерлы Федераль закон нигез булып санала:

- бала туу турында бала туган медицина оешмасыннан бирелгән, аның оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә билгеләнгән формадагы документ;

- бала туу турында бала туган медицина оешмасыннан, бала тудырганда медицина ярдәме күрсәткән яки ана бала тапканнан соң мөрәҗәгать иткән табиб, яки бала тудыру медицина оешмасында булмаган очракта – шәхси практика белән шөгыльләнгән зат тарафыннан бирелгән билгеләнгән формадагы документ;

- бала туу вакытында катнашкан затның бала туу турында гаризасы, бала тудыру медицина оешмасында булмаган һәм медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта;

2. Бала тууны дәүләт теркәве өчен кирәкле документлар исемлеге:

- бала туу турында бала туган медицина оешмасыннан бирелгән, аның оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә билгеләнгән формадагы документ;

- бала туу турында бала туган медицина оешмасыннан, бала тудырганда медицина ярдәме күрсәткән яки ана бала тапканнан соң мөрәҗәгать иткән табиб яки бала тудыру медицина оешмасында булмаган очракта – шәхси практика белән шөгыльләнгән зат тарафыннан бирелгән билгеләнгән формадагы документ;

- бала туу вакытында катнашкан затның бала туу турында гаризасы, бала тудыру медицина оешмасында булмаган һәм медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта;

- атасы һәм анасының (анасының) шәхесләрен раслаучы документлар (паспорт);

 - мөрәҗәгать итүченең шәхесен раслаучы документ (паспорт), әгәр бала тууны теркәү башка вәкаләтле зат гаризасы буенча башкарылса;

- баланың атасы турында мәгълүматлар язу өчен никахлашу турында таныклык;

- чит ил гражданнары белән бала тууны теркәгәндә өстәмә рәвештә ата белән ананың нотариаль расланган паспорт күчермәләре, никахлашу турында таныклыгы, шулай ук гамәлдәге срогы мөрәҗәгать итү датасыннан кимрәк булган миграция карталары;

Шәхесне раслаучы документлар (паспорт), шулай ук Россия Федерациясе законнары таләпләренә туры килергә тиешле башка документлар.

3. «Гражданлык хәле актлары турында» Федераль Законның 16 статьясы нигезендә бала туу ЗАГС органнарында теркәлергә тиеш. 

Бала туу турында гариза бала туган көннән соң бер айдан да соңармыйча бирелергә тиеш.


Бала туу турында гариза (ата-анадан) бланкын биредә карарга мөмкин.

Бала туу турында гариза (анадан) бланкын биредә карарга мөмкин.

Пятница, 29 марта 2024, 10:01