Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Гражданлык хәле актлары турында» 1997 елның 15 ноябрендәге 143-ФЗ номерлы Федераль закон


39 статья. Уллыкка (кызлыкка) бала алуны дәүләт теркәве өчен нигез булу

Уллыкка яки кызлыкка бала алуны дәүләт теркәве өчен нигез булып уллыкка бала алуны билгеләү турында үз көченә кергән суд карары тора.


40 статья. Уллыкка (кызлыкка) бала алуны дәүләт теркәве урыны


Уллыкка (кызлыкка) бала алуны дәүләт теркәве гражданлык хәле актларын теркәү органы тарафыннан уллыкка (кызлыкка) бала алуны билгеләү турында суд карары чыгарылган урында яки уллыкка (кызлыкка) бала алучыларның (алучының) яшәү урынында башкарыла.


41 статья. Уллыкка (кызлыкка) бала алуны дәүләт теркәве турында гариза


1. Уллыкка (кызлыкка) бала алуны дәүләт теркәве уллыкка (кызлыкка) бала алучыларның (алучының) гаризасы буенча башкарыла. Гариза телдән яки язмача бирелергә мөмкин.


Гариза бирү белән бер үк вакытта уллыкка (кызлыкка) бала алуны билгеләү турында суд карары һәм уллыкка (кызлыкка) бала алучыларның (алучының) шәхесләрен раслаучы документлар күрсәтелергә тиеш.


Уллыкка (кызлыкка) бала алучылар (алучы) уллыкка (кызлыкка) бала алуны дәүләт теркәве үткәрү өчен гариза бирергә язмача рәвештә башка затны вәкаләтле итү хокукына ия.


2. Уллыкка (кызлыкка) бала алучылар (алучы) яисә аның вәкаләтле заты уллыкка (кызлыкка) бала алган көннән соңгы бер ай эчендә андый гариза язмаган очракта, Россия Федерациясе Гаилә кодексының 125 статьясында билгеләнгән тәртиптә, баланы уллыкка (кызлыкка) алу гражданлык хәле актларын теркәү органына судтан кергән уллыкка (кызлыкка) бала алуны билгеләү турында әлеге карарны чыгарган судның карары нигезендә теркәлә.


47 статья. Уллыкка (кызлыкка) бала алуны гражданлык хәле актларын теркәү органнары тарафыннан сер итеп саклауны тәэмин итү


1. Уллыкка (кызлыкка) бала алу закон буенча сер итеп саклана.

2. Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре уллыкка (кызлыкка) бала алучыларның (алучының) рөхсәтеннән башка уллыкка (кызлыкка) бала алу турындагы мәгълүматны хәбәр итәргә һәм бала алучыларның (алучының) уллыкка (кызлыкка) алынучы баланың ата-аналары (ата-ананың берсе) булмавы күрсәтелгән документларны бирергә хокуклы түгел.


Уллыкка (кызлыкка) бала алуны дәүләт теркәве өчен кирәкле документлар исемлеге:
- уллыкка (кызлыкка) бала алучыларның (алучының) телдән яки язмача бирелгән гаризасы;

- уллыкка (кызлыкка) бала алуны билгеләү турында үз көченә кергән суд карары;

- уллыкка (кызлыкка) бала алучыларның (алучының) паспортлары; 
- язылышу турында таныклык (әгәр уллыкка (кызлыкка) бала алучылар (алучы) никахта торса). 
 

Уллыкка (кызлыкка) бала алу турында гариза бланкын биредә карарга мөмкин.

Пятница, 1 марта 2024, 10:00