Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ЗАГС идарәсе гражданнар игътибарына шуны җиткерә: «Россия Федерациясе Салым кодексының  45 статьясының 1 өлешенә һәм  25.3 бүлегенең 2 өлешенә үзгәрешләр кертү турында» 2010 елның 29 гыйнварында үз көченә кергән Федераль закон нигезендә 25.3 «Дәүләт пошлинасы» бүлегенә үзгәрешләр кертелде.

333.26 статьяның 1 пункты нигезендә

1.  Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм башка төрле вәкаләтле органнар тарафыннан башкарыла торган гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве һәм башка мөһим юридик эшләр өчен дәүләт пошлинасы түбәндәге күләмнәрдә түләнә:

  1) Никахлашуны дәүләт теркәве өчен, таныклык бирү белән бергә – 200 сум.

  2) Никах таркалуны дәүләт теркәве өчен, таныклык бирү белән бергә:

- балигълык яшендәге балалары булмаган ир белән хатынның уртак ризалыгы белән аларның һәркайсыннан – 400 сум;

- суд тәртибендә никах таркалганда ир белән хатынның һәркайсыннан – 400 сум;

- никах таркалганда ир яки хатынның берсенең гаризасы буенча, суд тарафыннан ир яки хатынның берсенең кайдалыгы билгесез, ул юридик сәләтсез яки җинаять эшләгәне өчен өч елдан артык срокка ирегеннән мәхрүм ителгән, дип табылган очракларда – 200 сум.

  3) Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве өчен, ата булуны билгеләү турында таныклык бирү белән бергә – 200 сум.

  4) Исем (исем, фамилия һәм (яки) атасының исеме) алмаштыруны дәүләт теркәве өчен, исем алмаштыру турында таныклык бирү белән бергә – 1000 сум. 

  5) Гражданлык хәле актлары язуына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр керткән өчен, таныклык бирү белән бергә – 400 сум.

  6) Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве турында кабаттан таныклык биргән өчен – 200 сум.

  7) Гражданлык хәле актларын теркәү органнары архивыннан һәм башка вәкаләтле органнардан физик затларга белешмәләр биргән өчен – 100 сум.

333.35 статья нигезендә (Физик затларның аерым категорияләре һәм оешмалар өчен ташламалар):

Әлеге бүлектә билгеләнгән дәүләт пошлинасын түләүдән түбәндәгеләр азат ителә:

- дәүләт хакимиятенең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары, алар, әлеге Кодексның 333.33 статьясы 1 пункты 124 пунктчасында каралганнан тыш, бу бүлектә билгеләнгән мөһим юридик эшләр башкару өчен мөрәҗәгать иткән очракта.

333.39 статья нигезендә (Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве вакытындагы ташламалар):

Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм башка вәкаләтле органнар тарафыннан гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве һәм башка юридик мөһим эшләр башкарылган өчен дәүләт пошлинасы түләүдән түбәндәге затлар азат ителә:

1) физик затлар:

уллыкка бала алу, ата булуны билгеләү белән бәйле бала туу турында актлар язуына төзәтмәләр һәм (яки) үзгәрешләр кертелгәндә таныклык биргән өчен;

2) мәгариф идарәсе, опека һәм попечительлек органнары, балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре:

 - ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның туу турында, аларның ата-аналарының үлеме, исем алмаштыру, үлгән ата-аналарының никахлашу һәм аерылышулары турында таныклыкларын кабаттан биргән, шулай ук чит ил дәүләте территорияләреннән әлеге документларны сораткан өчен;

- ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балаларга, шулай ук аларның үлгән ата-аналарына карата төзелгән гражданлык хәле актлары язуына төзәтмәләр һәм (яки) үзгәрешләр керткән өчен, таныклыклар бирүне дә кертеп.

333.40 статьяның 2 пункты. (Дәүләт пошлинасы түләүгә нигез һәм кире кайтару яки исәпләү тәртибе):

Никахлашу, аерылышу, исем алмаштыру, гражданлык хәле актлары язуына төзәтмәләр һәм (яки) үзгәрешләр кертү өчен түләнгән дәүләт пошлинасы кире кайтарылмый, әгәр нәтиҗәдә, тиешле гражданлык хәле актын дәүләт теркәве үткәрелмәсә яки гражданлык хәле актлары язуына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертелмәгән очрак булса.

Дәүләт пошлинасын Россия Федерациясенең Саклык банкында гына түләргә мөмкин.

Среда, 16 июня 2021, 11:19