Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Карар

23.01.2012 ел

Башкарма комитетның 2010 елның

26 маендагы 3435 номерлы карарының

үз көчен югалтуын тану турында.

«Никахлашуны дәүләт теркәве буенча

дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ

регламентын раслау турында»

Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының «Россия Федерациясе территориясендә гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвен гамәлгә ашыручы органнар тарафыннан гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2011 елның 29 ноябрендәге 412 номерлы Боерыгы үз көченә керү сәбәпле

К А Р А Р  Б И Р Ә М:

1. Башкарма комитетның «Никахлашуны дәүләт теркәве буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» 2010 елның 26 маендагы 3435 номерлы карарының үз көчен югалтуын танырга.

2. Әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Башкарма комитет Аппараты Җитәкчесе И.Н. Галимовка йөкләргә.

Башкарма комитет

Җитәкчесе                                                                                                                             Ф.Ф. Латыйпов


Четверг, 19 декабря 2019, 14:48