Чәршәмбе, 15 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

333.26 нчы маддә. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве һәм гражданлык хәле актларын теркәүне башкаручы органнар, башка вәкаләтле органнар тарафыннан башка юридик әһәмиятле эшләр өчен дәүләт пошлинасы күләме


1. Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве һәм гражданлык хәле актларын теркәүче органнар, башка вәкаләтле органнар тарафыннан башка юридик әһәмиятле эшләр өчен дәүләт пошлинасы түбәндәге күләмдә түләнә:

1) никахлашуны дәүләт теркәве, язылышу турында таныклык бирү белән бергә – 350 сум;

2) никах таркалуны дәүләт теркәве, таныклыклар бирү белән бергә:

балигълык яшенә җитмәгән уртак балалары булмаган ир белән хатын үзара килешкәндә – һәркайсыннан 650 сум; никах суд тәртибендә таркалган очракта – һәркайсыннан 650 сум;

никах таркалганда ир белән хатынның берсенең гаризасы буенча, икенчесенең кайдалыгы суд аша билгесез дип, юридик сәләтсез дип танылган яки җинаять эшләгәне өчен өч елдан артык срокка ирегеннән мәхрүм ителгән очракта – 350 сум;

3) ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве, ата булу билгеләнү турында таныклык бирү белән бергә – 350 сум;


4) исем (фамилия, исем, атасының исемен) алмаштыруны дәүләт теркәве, исем алмаштыру турында таныклык бирү белән бергә – 1600 сум;


5) гражданлык хәле актларын теркәүгә төзәтүләр һәм үзгәртүләр кертү – 650 сум;


6) гражданлык хәле актын дәүләт теркәве турында таныклыкны кабаттан бирү – 350 сум;


7) гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм башка вәкаләтле органнар архивларыннан физик затларга белешмәләр бирү – 200 сум.

ЗАГС ка дәүләт пошлинасы түбәндәгеләр өчен түләнә (түләү Саклык банкында):

1. Никахлашуны дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы, язылышу турында таныклык бирү белән бергә

2. Никах таркалуны дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы, таныклыклар бирү белән бергә

3. Ата булуны билгеләүне дәүләт теркәве өчен дәүләт пошлинасы, таныклыклар бирү белән бергә

 4. Исем алмаштыруны дәүләт теркәве өчен, таныклыклар бирү белән бергә

Получатель

Управление Министерства юстиции Российской Федерации по Республике Татарстан

ИНН/КПП

1659084702/166001001

Счет

40101810800000010001

Банк

Отделение - НБ Республика Татарстан

КБК (Код бюджетного классификатора)

318 108 05 000 01 0001 110

ОКТМО

92730000

ЗАГС ка дәүләт пошлинасы түбәндәгеләр өчен түләнә (түләү Саклык банкында):

1. Гражданлык хәле актлары теркәвенә төзәтүләр һәм үзгәртүләр керткән өчен дәүләт пошлинасы, таныклыклар бирү белән бергә

2. Гражданлык хәле актын дәүләт теркәве турында таныклыкны кабаттан биргән өчен дәүләт пошлинасы

3. Гражданлык хәле актларын теркәү органнары һәм башка вәкаләтле органнар архивларыннан физик затларга белешмәләр биргән өчен дәүләт пошлинасы

 4. Апостиль куйган өчен дәүләт пошлинасы

5. Чит ил дәүләтләре территориясеннән документлар сораткан өчен дәүләт пошлинасы

Получатель

Управление Министерства юстиции Российской Федерации по Республике Татарстан

ИНН/КПП

1659084702/166001001

Счет

40101810800000010001

Банк

Отделение- НБ Республика Татарстан

КБК (Код бюджетного классификатора)

318 108 05 000 01 0002 110

ОКТМО

92730000


Среда, 14 сентября 2016, 15:02