Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

1 – Туйның көнен билгеләгез.

2 – Татарстан Республикасының  Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatar.ru) сайтына яки Тантаналар сарае  www.chelnyzags.ru сайтына керегез һәм теркәлүнең көнен, вакытын броньлап куегыз.

3 – Дәүләт пошлинасын теләсә кайсы банк картасын файдаланып түләргә мөмкин.

4 – Теркәүгә 1 ай кала ЗАГСка гариза бирегез (гариза бирү графигы шәһәр һәм Тантаналар сарае сайтларында).

ЗАГСка барыр алдыннан барлык кирәкле документларны алуыгызны тикшерегез:

паспортлар – паспортларсыз гариза биреп булмый;

әгәр сез элек никахта булсагыз, аның таркалуын (туктатылуын) раслый торган документ (аерылышу турында яки үлү турында таныклык).

Никахны теркәү, никахка керүче затлар ЗАГСка гариза биреп 1 ай узганнан соң, аларның шәхси катнашында үткәрелә (РФ Гаилә кодексының 11 статьясының 1 пункты).

Никахка керүче затларның берәрсе, каты авыру яки башка нигезле сәбәп нәтиҗәсендә гражданлык хәле актларын теркәү органына килә алмаган очракта, никахны дәүләт теркәве өйдә, медицина учреждениесендә һәм башка төрле оешмада, никахка керүчеләр катнашында башкарылырга мөмкин («Гражданлык хәле актлары турында» Федераль законның 27 статьясы).

Нигезле сәбәпләр булганда, ЗАГС органы никах теркәүне бер ай тулганчы да, шулай ук вакытыннан 1 айга соңрак та башкара ала.

Никахка керүче затларның теләге буенча дәүләт теркәве тантаналы төстә үткәрелә.

Ирекле һәм азат никах кына никах дип санала, ә никахка теләсә ничек мәҗбүр итү юлы белән керү никахның чын булмавын тануга китерә.

Закон ЗАГС органнарында теркәлгән гражданлык никахларын гына таный, дини йолалар буенча никахка керү һәр гражданның шәхси эше санала һәм ул бернинди хокукый (юридик) нәтиҗәләргә китерми. Андый очракта, мәсәлән, бергә яшәү вакытында тупланган мал-мөлкәт уртак милек саналмый, мирас була алмый һ.б.

Россия Федерациясе Гаилә кодексының 1 статьясының 3 пункты буенча (Россия Федерациясе Гаилә кодексының кайбер башка статьялары кебек, мәсәлән, 12 статья) рәсми никах, никах союзы ир-ат белән хатын-кыз арасында гына булырга мөмкин. Бер җенес (ир-атлар арасында гына, хатын-кызлар арасында гына) никахы безнең законнарда каралмаган.

Россия законнары буенча никахка керүче гражданнарның социаль, раса, милләт, тел яки дин буенча хокукларын чикләүләрнең теләсә-кайсы формасы тыела (һәм гомумән, гаилә мөнәсәбәтләрендә дә). Ләкин бу бернинди дә чикләүләр юк дигән сүз түгел. Чикләүләр бар, алар берничә:

1) Никахка керүче затлар никах яшенә җиткән булырга тиешләр (РФ Гаилә кодексының 12 статьясының 1 пункты). Никахка керү яше дип 18 яшь билгеләнгән (РФ Гаилә кодексының 13 статьясының 1 пункты).

18 яшь – бу граждан буларак өлгереп җитү яше. Россия гражданы нәкъ менә шул яшьтә мөстәкыйль рәвештә һәм тулы күләмдә үз хокукларын һәм бурычларын гамәлгә ашыра ала (РФ Конституциясенең 60 статьясы). Граждан 18 яшьтән юридик хокукка ия була (РФ Гражданнар кодексының 21 статьясы), бу гражданның үз гамәлләре белән гражданлык хокукларын тормышка ашырырга һәм үзенең гражданлык бурычларын булдыру, аларны үтәү өчен сәләтле булуы белән аңлатыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, борынгы Россиядә никахка керүчеләрнең яше ир-ат өчен - 15, хатын-кыз өчен 13 яшь булган. Физиологик яктан караганда бу ничек рөхсәт ителгәндер, әйтүе кыен.

Шулай итеп, закон буенча никахка 18 яшь тулгач керәләр. Шул ук вакытта, нигезле сәбәпләр булганда, яшәү урынындагы җирле үзидарә органнары, никахка керүчеләрнең үтенече буенча, никахка 16 яшьтән керүне рөхсәт итәргә дә хокуклы (РФ Гаилә кодексының 13 статьясының 1 пунктындагы абзац). Закон буенча никахка 16 яшь тулганчы да керергә мөмкин, ләкин аерым хәлләрне исәптә тотып, искәрмә рәвешендә генә. 16 яшь тулганчы никахка керү рөхсәт ителү тәртибе һәм шартлары Россия Федерациясе субъектлары законнары белән билгеләнергә мөмкин (РФ Гаилә кодексының 13 статьясының 2 пунктындагы 2 абзац).

Балигъ булмаганнар (16 яшьтән 18 яшькә кадәр) никахка керү турындагы үтенечләрен үзләре җиткерәләр. Мондый очракта нинди  сәбәп нигезле санала соң? Законда андый исемлек юк. Җирле үзидарә органнары никахка керүнең яшен киметү турындагы карарны аклаучы теләсә нинди ситуацияне нигезле сәбәп дип таный ала.

Хокуктан файдалану практикасыннан билгеле булганча, нигезле сәбәпләр булып кәләшнең йөклелеге, бала табуы, чынында никах мөнәсәбәтләре урнашу һәм башкалар санала. Шул ук вакытта, нигезле сәбәпләр болар белән генә чикләнми. Мондый очракларда, балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен яклау, һичшиксез, критерий булып санала.

Никахка керү яшен киметү турындагы мәсьәләне хәл итү өчен балигъ булмаганнарның ата-аналарының ризалыгы кирәкми. Әлбәттә, аларның бу мәсьәләгә карашы балаларның карар кабул итүләре барышында ачыкланырга тиеш, ләкин аларның риза булу-булмавы юридик көчкә ия дип саналмый.

16-18 яшьтәге балигъ булмаганнарга никахка керү өчен рөхсәтне бары тик яшәү урынындагы җирле үзидарә органнары (район, шәһәр хакимиятләре һәм башка шундый оешмалар) гына бирә. Башка органнарның яки вазыйфаи затларның никахка керү яшен киметү буенча карарлары юридик көчкә ия түгел һәм балигъ булмаганнарның никахын теркәү өчен нигез булып саналмый. Билгеле, җирле үзидарә органы үтенечне кире кагарга да мөмкин. Ләкин без демократик илдә яшибез һәм ул карар, башка карарлар кебек үк судта шикаять ителергә мөмкин.

2) Яшь буенча чикләүләрдән тыш, икенче чикләү булып алдагы никах таркалмаган килеш яңа никахка керүне тыю тора. Башкача әйткәндә, Россия законнарында күпхатынлылык тыелган (РФ Гаилә кодексының 12, 14 һәм 27 статьялары).

3) Никахка керүне тыючы тагын бер нәрсә – ул туганлылык мөнәсәбәтләре (кан кушылу никахлары). Якын туганнар арасында (ата-аналар һәм балалар, әби, бабай һәм оныклар, уртак аталары яки аналары булганнар, абыйлы-апалылар) никахка керү рөхсәт ителми.

Бу исемлек тәмамланган, ягъни барысын да үз эченә алган, аны киңәйтеп тә, киметеп тә булмый. РФ Гаилә кодексы үги абый-апаларның, гомумән, ата-аналары уртак булмаганнарның никахы теркәлүне тыймый. Шулай ук ерак туганнар никахына да каршы килми.

Никахка кергәндә медицина тикшерүе

Никахка керүчеләрнең рөхсәте белән медицина тикшерүе һәм (яки) медик-генетик консультация үткәрелергә мөмкин (РФ Гаилә кодексының 15 статьясы). Мондый тикшерүнең максаты – булачак ир белән хатынның сәламәтлекләре торышын тикшерү, бер-берләренә һәм (яки) нәсел булдыруга куркыныч китерергә мөмкин булган авыруларын ачыклау, шулай ук гаиләне планлаштыру буенча консультация бирү. Мондый тикшерү бары тик ирекле рәвештә һәм никахка керүчеләрнең үз ризалыгы белән генә үткәрелергә мөмкин.

Никахка керүчеләр үз теләкләре буенча икесенең берсенең фамилиясен уртак фамилия итеп сайлыйлар, яисә һәркайсы никахка кергәнче булган фамилиясен саклый, яисә Россия Федерациясе субъектлары законнарында башкача каралмаган булса, берсе икенчесенең фамилиясен ала (РФ Гаилә кодексының 32 статьясы). Аларның фамилия сайлаулары гаиләдә тулы тигезлек принцибын чагылдыра.

Ир белән хатынның һәркайсы фамилия мәсьәләсен чит кешедән башка үзе мөстәкыйль хәл итә. Гадәттә, хатын ир фамилиясен ала, ләкин бу мәҗбүри түгел. Ир хатын фамилиясен алган очраклар да сирәк түгел.

Ир белән хатын үзләренең фамилияләрен берләштерергә һәм аны уртак фамилия итәргә мөмкиннәр (региональ законнар белән башкача каралмаса). Ул очракта фамилия ике өлештән торачак. Мисал өчен: Петров-Водкин, Голенищев-Кутузов һәм башкалар. Әгәр никахка керүчеләрнең берсенең никахка кадәр үк ике өлештән торган фамилиясе булса, яңадан да фамилияләрне берләштерү рөхсәт ителми. Шулай итеп, фамилиянең өч өлештән торуына юл куелмый. Традиция шундый.

Ир белән хатын фамилия сайлау хокукыннан никахка теркәгәндә генә (ЗАГС органнарында теркәү вакытында) яки никах таркалганда файдалана ала. Киләчәктә фамилия үзгәртү (никахка кергәнче булган фамилиягә, ирнекенә (яки хатынныкына), икеле фамилиягә) бары тик законда каралган гомуми нигезләрдә генә рөхсәт ителә. Бу очракта ир белән хатынның берәрсенең фамилия үзгәртүе автомат рәвештә икенчесенең дә фамилиясе үзгәрүгә китерми. Никах таркалса, уртак фамилияне саклап калдырырга да, никахка кадәр булган фамилияләрне кире кайтарырга да мөмкин.

Шулай итеп, үз фамилияңне саклап калырга (никахка кергәнче булганын яки никах теркәгәндә алынганын) яки билгеләнгән тәртиптә бер-берләренең теләгенә бәйсез рәвештә үзгәртергә була.

Фамилияне үзгәрткән очракта, түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк. Закон буенча паспорт иске фамилия белән 1 ай гамәлдә була. Әлбәттә, ЗАГС органнарында хәзер инде паспортның титул битенә зур кара мөһер сугылмый, ләкин документны теркәлгән көннән (ә аның датасы паспортның «Гаилә хәле» битендәге штампта торачак) бер ай эчендә алмаштырырга кирәк. Шул вакыт эчендә өлгермәгән булсагыз, бу эшне мөмкин кадәр тизрәк эшләргә тырышыгыз.

Понедельник, 28 ноября 2022, 08:27